Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Стресссыз тормыш – негативтан китү» дигән чара үткәргән. Психоэмоциональ халәтне тигезләүгә юнәлдерелгән чарада конфликтлы гаиләләрдән өлкәннәр һәм балалар катнашты.
Бүгенге тормышта кеше аның күп максатчанлыгы һәм мәңгелек ашыгу белән еш кына тискәре эмоцияләр кичерә башлый. Мускулларны ял иттерү, организмда акцентны нерв киеренкелегеннән кул басымына күчерү, психоэмоциональ халәтне тигезләү өчен катнашучылар тренинг күнегүләрен үтәделәр. Шулай ук дәрестә «Мозартика» психотерапия юнәлешеннән «Дөнья образы – шәһәрчек» күнегүе кулланылды. Катнашучылар бу күнегүнең үзләре, җәмгыятьтә үз урыны турында җитди уйланырга мәҗбүр итүен таныдылар. Моннан тыш, тәкъдим ителгән сулыш күнегүләре алга таба нерв киеренкелеге булган очракта ял итәргә ярдәм итәчәк.