Биектау районында куркынычсызлык төркеме яшүсмерләре белән профилактик дәрес үткәргәннәр

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча республика максатчан программасы кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече 4 нче социаль участокта профилактик дәрес үткәрде. Чарада социаль куркыныч төркемгә кергән 32 балигъ булмаган бала катнашты.

Профилактик эш балигъ булмаганнарны җинаять кылуга һәм җәмгыятькә каршы гамәлләр кылуга җәлеп итү очракларын ачыклауга һәм булдырмауга, экстремистлык күренешләренә юл куймаучы тотрыклы тормыш позициясен формалаштыруга юнәлтелгән иде.

Әңгәмәдән соң катнашучыларга «Терроризм – җәмгыятькә янау», «Телефон террорчылыгын профилактикалау», «Антитеррор» һәм «Әгәр син өйдә бер үзең булсаң» дигән буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International