Республиканың Биектау районында «Чиста йорт – чиста ишегалды» акциясе башланды. Ул Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм аларның тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә – социаль хезмәт алучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Акция 15 апрельдән 15 майга кадәр барачак.
Чара кысаларында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре ишегалды, йорт яны участокларын чүп-чардан арындыру, йортта җыештыру, тәрәзәләрне юу, пәрдәләрне алыштыру кебек хезмәтләр күрсәтәчәк.
Акциягә 23 кеше җәлеп ителәчәк дип планлаштырыла.