Буа интернат-йорты фитобарында чираттагы лекция узды

2022 елның 15 апреле, җомга

«Һавадан сәламәтлек» проектын тормышка ашыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты фитобарында дару үләннәренең файдалы үзлекләре турында лекцияләр үткәрелә. Чираттагы дәрес 14 апрельдә узды. Аны Буа муниципаль районының Ветераннар (пенсионерлар) советы белән берлектә социаль эш буенча белгеч Д.В. Гыйльфанова үткәрде.

Кагыйдә буларак, кеше олыгайган саен аның сәламәтлек белән проблемалары арта бара. Димәк, төрле дару чараларын кабул итүгә ихтыяҗ арта. Интернат-йортта кайбер препаратларны дару үләннәре белән алыштыру мөмкинлеге бар, дип саныйлар, шуңа күрә фитобарда чираттагы лекция «Дару үләннәрен куллану, кара һәм яшел зур яфраклы чәй» темасына иде. Лекцияне медик Эмиль Газизов укыды. Социаль хезмәт алучылар дару үләннәреннән чәй эчүнең төп кагыйдәләре белән таныштылар, кара һәм яшел чәйнең файдасы, инструкция һәм дозировка үтәү кирәклеге турында белделәр. Чираттагы тапкыр өлкәннәргә фиточәйләрне кулланганда медицина хезмәткәрләренең киңәшләренә колак салу мөһимлеге турында искәрттеләр.

Чарада тугыз социаль хезмәт алучы һәм ике ветеран-волонтер катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International