«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә аутист балалар белән эшләү алымнары турында фикер алыштылар

2022 елның 15 апреле, җомга

13 апрель көнне Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Даун синдромлы һәм аутист балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен чара узды. Фокус-төркемне дефектолог О.Г. Панкратова һәм логопед Л.Р. Бариева һәм А.Г. Габделганиева үткәрделәр.

Ата-аналар өчен вак моториканы үстерү, баланың сенсор тәҗрибәсен баету, шулай ук әлеге категориядәге балаларның сөйләм үсеше үзенчәлекләре буенча гамәли материаллар әзерләнгән иде. Катнашучылар үз балалары белән аралашу буенча файдалы мәгълүмат алдылар, алга таба өй шартларында дәресләр үткәрү өчен гамәли күнекмәләр алдылар.

14 апрель көнне «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә социаль адаптация бүлеге белгечләре «Аутист балалар белән дәресләрдә белем киңлеген оештыру» дигән темага методик чара үткәрделәр. Белгечләр дәрес структурасын, күнегүләрне башкаруның эзлеклелеген, биремнәрне аңлатканда педагогның инструкциясе нинди булырга тиеш һәм дәрес вакытында нинди визуаль ярдәмне кулланырга мөмкин булуы турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International