Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова 13 апрельдә «Үз-үзеңне тоту серләре» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чара ситуатив борчу профилактикасына юнәлдерелгән иде.
Дәрес барышында белгеч төрле ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үстерү өчен тренинг күнегүләре үткәрде. Балаларны үз-үзләрен тоту буенча шикле кешеләрне ачыкларга, хәлне бәяләргә өйрәттеләр. Шулай ук белгеч һәм яшүсмерләр көтелмәгән ситуацияләрдә күп кенә кешеләрнең хаталар җибәрүләре, үз мөмкинлекләрен бәяләп бетермәүләре турында сөйләштеләр. Моның өчен психолог киңәшләре белән «Үз-үзеңә ярдәм ит» дигән белешмәлек буенча фикер алыштылар.
13 нче социаль участокта узган чарада 10 балигъ булмаган бала катнашты.