Социаль хезмәткәрләр өлкәннәр белән аңлату әңгәмәләре үткәрәләр

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Янгыннарны кисәтү максатыннан Яр Чаллы шәһәре «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән чираттагы аңлату әңгәмәсе үткәрделәр.

Социаль хезмәткәрләр автоном янгын белдерүчеләрнең төзеклеген даими контрольдә тота һәм көнкүрештә гадәттән тыш хәлләрне булдырмау өчен ай саен инструктажлар үткәрә. Шулай ук гражданнарга «Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре» дигән белешмәлекләр дә тапшырыла.

Чара кысаларында социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларга социаль хезмәтләр җыелмасы турында да сөйлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International