Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Теләче районында эш визиты белән булды. Министр гражданнарны шәхсән кабул итте.
Чарада шулай ук муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С. Гыйниятуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф.М. Галимова һәм «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры А.И. Хәйруллина катнашты.
Гражданнарның сораулары социаль хезмәт күрсәтү һәм гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чараларына кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча Эльмира Зарипова тулы аңлатмалар бирде.
Шулай ук киңәшмә оештырылды, аның барышында тармакның төп бурычлары турында сүз барды һәм киләчәк перспективалы эш өчен максатлар куелды.