1 июльдән затны инвалид дип тануның яңа кагыйдәләре үз көченә керә

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 5 апрелендәге 588 номерлы карары белән затны инвалид дип тануның яңа Кагыйдәләре расланды, алар 2022 елның 1 июленнән үз көченә керә. Шул ук вакытта РФ Хөкүмәтенең «Инвалид дип тану тәртибе һәм шартлары турында» 2006 елның 20 февралендәге 95 номерлы карары үз көчен югалткан дип таныла.

1 июльгә кадәр РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 16 октябрендәге 1697 номерлы карары белән расланган инвалид дип тануның вакытлыча тәртибе гамәлдә була, аның нигезендә инвалидлык билгеләүнең аерым тәртибе – инвалидлыкны медицина оешмасы тарафыннан медицина-социаль экспертизага юллама рәсмиләштермичә генә 6 айга озайту.

Шул ук вакытта, яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләү чараларын акрынлап юкка чыгару буенча Россиядәге хәлләрне исәпкә алып, хәзерге вакытта инвалид дип тануның вакытлыча тәртибен алга таба озайту планлаштырылмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International