Э. А. Зарипова эш визиты белән Саба районында булды

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Бүген министр Э.Ә. Зарипова эш визиты белән Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Министрны Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Л.Н. Гайнетдинова каршы алды.

Визит барышында Эльмира Зарипова интернат-йортта яшәүчеләр белән аралашты, аларның көнкүреше һәм яллары белән кызыксынды. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре белән ремонт-төзелеш мәсьәләләре, шулай ук интернат-йорт территориясен төзекләндерү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International