11 апрельдә, Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көнендә, Казанда тантаналы чара узды. Анда шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары да катнашты. Аларны «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече озата барды.
Ветераннар өчен «Шәһәр панорамасы» музеена бару һәм бәйрәм ашы оештырылды. Алар оештыручыларга күрсәтелгән игътибар, ярдәм һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук яшь буынга тыныч күк йөзе теләделәр.