12 апрельдә билгеләп үтелүче Космонавтика көне уңаеннан Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә тематик чаралар уздырылган.
Шулай итеп, Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Космоска сәяхәт» дигән танып-белү чарасы узды. Белгечләр КФУның Физика институты волонтерлары белән берлектә яшь тәрбияләнүчеләр өчен чын фантастик тамаша оештырдылар. Әлеге чара фәнни белем белән кызыксынуны үстерүгә, патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән иде.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә Марта Камалова һәм «Игелек буыны» волонтерлар отряды уен-викторина, күңелле зарядка үткәрделәр. 7 нче социаль участогында җиде балигъ булмаган бала катнашында дәрес узды.
Бүген шулай ук Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә, Югары Утар балалар интернат-йортында да тематик көн үткәрелә.
Бүген «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән төркемле дәрес үткәрделәр. Чарада катнашучылар Космосның барлыкка килү тарихы, космонавт һәм авиаконструктор һөнәрләре белән таныштылар.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт алучы 15 балигъ булмаган балалар өчен туган якны өйрәнү музее базасында экскурсия оештырды. Оештыручылар сүзләренә караганда, үсеп килүче буында үз Ватаннары өчен горурлык, танылган кешеләрнең батырлыгы мисалында патриотизм хисе тәрбияләү бик мөһим.
Баулы районы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге булу төркемендә социаль педагог интерактив җиһаз кулланып чара үткәрде. Балалар Юрий Гагарин турында нәфис фильм карадылар, кул эшләре ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр дә беренче космонавт биографиясенең битләре белән таныштылар. Шулай ук социаль хезмәт алучылар викторинада, конкурсларда һәм эстафетада катнаштылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чаралар барлык социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә дә үткәрелә.