Минзәлә интернат-йортында терроризмга каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тренировка

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Бүген Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Террорлык акты янаганда җитәкче состав һәм персоналның гамәлләре» дигән тренировка узган. Чара хокук саклау органнары белән берлектә үткәрелде.

Тренировка барышында оешма буенча хезмәткәрләр һәм вазыйфаи затларның гамәлләре тикшерелде:

- хуҗасыз әйберләр һәм шикле предметларны ачыклау максаты белән территорияне һәм бүлмәләрне карау;

- эчке эшләр органнары белән үзара хезмәттәшлек итү, хуҗасыз әйберләр, шикле предметлар табып, учреждениене миналау турында хәбәр алу;

- хәбәр итү;

- кешеләрне эвакуацияләү.

Тренировканың нәтиҗәләре канәгатьләндерерлек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International