11 апрельдә бөтен дөньяда Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне 1945 елда зур Бухенвальд концлагере тоткыннары күтәрелеше була. Концлагерьда берничә ел буе күтәрелеш әзерләгән яшерен төркемнәр эшли. Союз гаскәрләренең якынаюын белгәч, 1945 елның 11 апрелендә тоткыннар башта сак башняларын, ә кичкә концлагерьны тулысынча яулап ала.
Бүген Казанда Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ветераннар өчен «Шәһәр панорамасы» музеена экскурсия оештырды. Мөхтәрәм кунаклар игътибарына төрле тарихи чорлар – Казан барлыкка килгән вакыттан алып хәзерге заманга кадәр Татарстан башкаласы тарихын тәкъдим иттеләр.
Ветераннар шәһәрнең искиткеч макетларын кызыксынып карадылар. 3 D меппинг, анимацияләнгән графика, динамик проект шоуы тарихи атмосферага чумарга ярдәм итте. Моннан тыш, ветераннар тарихи шәхесләр белән селфи ясап, өстәмә чынбарлык технологиясен сынап карадылар.
Ресторанда тантаналы төшке аш вакытында ветераннар кызыклы экскурсиядән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре юбилярларга чәчәкләр тапшырдылар, аларга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Түгәрәк өстәл артында ветераннар ачы тормыш битләрен искә төшерделәр. Ветераннар экскурсиядән һәм тантаналы төшке аштан канәгать калдылар. Алар оештыручыларга һәм социаль хезмәткәрләргә күрсәткән игътибары өчен, ярдәм итүләре һәм кайгыртулары өчен рәхмәт белдерделәр.