Буа интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы буенча планнан тыш инструктаж

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

8 нче апрель көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы буенча планнан тыш инструктаж үткәрелде. Профилактик чараны директор урынбасары Лилия Камалеева һәм Буа районы буенча 8 нче янгын бүлеге хезмәткәре Булат Хатыйпов үткәрде.

Интернат-йорт хезмәткәрләренә кешеләр даими була торган объектта янгын куркынычсызлыгы чаралары турында, учреждениедә нинди беренчел янгын сүндерү чаралары кулланылырга мөмкин булуын, алардан ничек файдаланырга кирәклеген искәрттеләр. Шулай ук катнашучылар янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, гамәлдәге электр җайланмаларын һәм приборларын куллану кагыйдәләрен кабатладылар.

Чара ахырында социаль хезмәт алучыларга тематик белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International