«Гармония» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкәннәр белән дәвалау-профилактика дәресләре үткәрәләр

2022 елның 8 апреле, җомга

«Күңел яшь булса, безгә яшь бәла түгел!» проекты кысаларында Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өйдә дәвалау-профилактика дәресләре үткәрүләрен дәвам итәләр. Мондый чараларның максаты – социаль хезмәтләр алучыларның психик һәм физик сәламәтлеген торгызу һәм саклау.

Чираттагы дәрестә инсульттан соң өзлегүләре сакланган хатын-кызга хезмәтләр күрсәткән вакытта өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече ортопедик рефлексоген массаж келәме һәм массаж тубы кулланды. Белгеч тәкъдим ителгән технологияләрнең сәламәтлеккә ничек йогынты ясавы турында сөйләде, тернәкләндерү өчен берничә күнегүләрне билгеләде һәм аларны ничек дөрес итеп башкарырга кирәклеген күрсәтте.

Үткәрелә торган чаралар социаль хезмәт алучыларның гомуми торышына уңай йогынты ясый, хәрәкәт активлыгына һәм профилактик күнегүләргә кызыксыну арттыра, үз сәламәтлегеңә карата аңлы мөнәсәбәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International