Балалар ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Алевтина Коровина 7 апрельдә төркемле дәрес үткәрде. Чара 3 нче социаль участокта узды.
Яшүсмерләр ышаныч телефонының барлыкка килү тарихы, аның эш принциплары турында белделәр. Квест узганнан соң балалар телефон белешмәлекләрендә балалар өчен ышаныч телефоны номерын саклап калдырдылар.
Мондый чаралар яшүсмерләргә авыр хәлдә уңай чишелеш табарга, дусларның эмоциональ халәтен билгеләргә, бер-берсенә ярдәмгә килергә өйрәтә.
Дәрестә биш балигъ булмаган бала катнашты.