«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәтләр алучысы Якупов Мингать Габетдин улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Мингать Габетдин улы гомере буе колхозда ветеринария табибы булып эшләде. Олы яшьтә булуына карамастан, Мингать Габетдин улы дөньяга искиткеч якты һәм игелекле карашын саклап калды, тормышка сөенә һәм оптимизмны саклый.
Өлкән кешене туган көне белән котлап, социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре аңа сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф һәм иминлек теләделәр.