6 апрель көнне Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында когнитив бозылулары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар Андрей Анатольевич Кузьмин иҗаты белән якыннан таныштылар.
Андрей Кузьмин «Шатлык» комплекслы үзәгенә елдан артык йөри. Башта ул көндезге төркем белән шөгыльләнде, бүлекчә ачылганнан соң үз эшен үзәктә дәвам итте. Андрей актив тормыш алып бара, иҗат белән шөгыльләнә, картиналар яза, җырлар яза, шигырьләр иҗат итә. Берничә тапкыр ул үз эшләре күргәзмәләрен оештырды, укучылар өчен мастер-класслар үткәрде, күп тапкырлар конкурсларда катнашты һәм призлы урыннар яулады. Андрей рухи яктан үсәргә һәм яңа әйберләр өйрәнергә ярата, шуңа күрә тернәкләндерү программасын уңышлы үти.
25 яшьлек юбилеена Андрей үз гаиләсе ярдәме белән шигырьләр җыентыгын чыгарды. Нәкъ менә шушы җыентык көндезге бүлектә тәрбияләнүчеләргә тәкъдим ителде. Андрей шигырьләр укыды һәм үз фикерләре белән уртаклашты. А.А. Кузьминның әсәрләре очрашуда катнашучыларның күңеленә хуш килде.