Социаль хезмәткәрнең төгәл гамәлләре янгында корбаннарны булдырмаска мөмкинлек бирде

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Бүген Азнакай районыннан социаль хезмәткәрнең эш иртәсе гадәттәгечә башланмады. «Өмет» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәре Алсу Хөҗҗәтованың грамоталы гамәлләре торак йорттагы янгында корбаннарны булдырмаска мөмкинлек бирде.

Социаль хезмәткәр сөйләвенчә, ул үз карамагындагы пенсионер Рәйсә Габидулла кызына гадәттәгедән иртәрәк юнәлгән. Өлкән кеше йортына якынлашканда, Алсу Миргазыян кызы автоном янгын хәбәрчесе сигналын ишетте һәм шунда ук өйгә йөгерде. Социаль хезмәткәр инструкция буенча шунда ук янгын хезмәтен, фельдшерны чакыртты, янгын турында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдиренә хәбәр итте. Янгын сүндерүчеләр килгәнче ул янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндерә, ә Рәйса Габидулла кызын эвакуацияләргә ярдәмгә килгән ире һәм медицина хезмәткәре булыша.

Соңрак социаль хезмәтләр алучы Азнакай үзәк район хастаханәсенә озатыла.

Алсу Миргазыян кызы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә узган елның апреленнән бирле социаль хезмәткәр булып эшли. Ул 7 өлкән яшьтәге, шул исәптән Югары Стәрле һәм Түбән Стәрле авылларында яшәүче инвалидлар һәм тыл хезмәтчәннәренә социаль хезмәтләр күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International