«Умырзая» үзәгендә балалар аутизмы проблемасына багышланган семинар узды

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Аутист балалар – ул үзенчәлекле балалар. Аларның дөньяга үз карашлары бар, алар әйләнә-тирәдәгеләр белән хезмәттәшлек итәргә яратмыйлар, үз-үзләрен тотышында һәм сөйләмдә бозылышлар бар. Әмма еш кына мондый балалардан сәләтле һәм талантлы кешеләр үсә.

4 нче апрель көнне Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында балалар аутизмы проблемасына багышланган педагогик семинар узды. Психолог Оксана Рылова һәм дефектолог Светлана Янова мәсьәләнең теоретик ягын яктырттылар. Алар аутизмның нәрсә икәнлеге, аның классификацияләре, авыруның барлыкка килү сәбәпләре һәм билгеләре турында сөйләделәр. Шулай ук әлеге төркем балаларының социаль мохиткә җайлашуына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр кузгатылды: укыту һәм тәрбиянең гамәли алымнары, тернәкләндерү һәм коррекция ысуллары.

Семинарның практик өлешендә белгечләр АВА-терапия элементлары белән таныштылар, киләчәктә әлеге категория балалары белән эшләүгә технологияне кертү өчен үз белгечлеге буенча визуаль расписание төзергә өйрәнделәр.

Соңыннан семинарда катнашучылар бер-берсенә күзәтүләре һәм аутист балалар белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International