Татарстанда «Абилимпикс» һөнәри осталык төбәк чемпионаты узачак

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

11 апрельдән 24 майга кадәр Татарстан Республикасының 12 шәһәрендә «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Абилимпикс» төбәк чемпионаты узачак.

Ярышлар Казанда, Арча, Түбән Кама, Лениногорск, Чистай, Кукмара, Бөгелмә, Яр Чаллы, Нурлат, Әлмәт, Лаеш, Болгарда 35 мәйданчыкта узачак. Гадәттәгечә, Казан сәүдә-икътисад техникумы (12 компетенция), кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте (6 компетенция) һәм Яр Чаллы педагогика көллияте (5 компетенция) базасындагы мәйданчыклар иң зурлары булачак. Чемпионатның эшлекле, һөнәри юнәлеш бирүче һәм күргәзмә программаларын үткәрү һәм оффлайн, һәм дистанцион форматта каралган.

«Абилимпикс» төбәк чемпионатында катнашу өчен 14 яшьтән мөмкинлекләре чикләнгән затлар чакырыла. Барлыгы 87 компетенция тәкъдим ителгән: виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләү, пешекчелек эше, плитка белән тышлау, робототехника, лаборатор химия анализы, сити-фермерлык, зәркән эше һ. б.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Абилимпикс» чемпионаты мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә үзләрен күрсәтергә, һөнәри компетенцияләрне, шул исәптән потенциаль эш бирүчеләргә дә күрсәтергә мөмкинлек бирә. Татарстанда һөнәри осталык чемпионатлары 2017 елдан бирле уза.

«Абилимпикс» төбәк чемпионатын уздыру өчен җаваплы затларның контакт мәгълүматлары:

Анна Владимировна Сидоренко, Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге: 8 919 682 37 77, anna@crpk.tatar;

Оксана Александровна Дукс, Казан сәүдә-икътисад техникумы: 8 960 051 80 81, oxana.dux@ktet.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International