Татарстанлылар Бөек Ватан сугышы ветераннарының хыялларын тормышка ашыра алалар

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

«Ветеранның хыялы» Бөтенроссия социаль проекты Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итүгә һәм игътибар бирүгә юнәлдерелгән. Проект ярдәмендә безнең янәшәбездә яшәүче ветераннарның батырлыклары турында гына сөйләп калмыйча, җиңүчеләрнең чынга ашмаган хыяллары турында да хәбәр итәргә мөмкин.

Проект бөтен ил территориясендә тормышка ашырыла. Бүгенге көндә 500дән артык геройның хыяллары чынга ашырылган инде. Проектта һәркем катнаша һәм ветераннарга ярдәм итә ала.

Социаль проект турында барлык мәгълүмат мечтаветерана.рф (https://мечтаветерана.рф) рәсми сайтында урнаштырылган .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International