Алабуга интернат-йортында яшәүчеләрнең кызыклы һәм файдалы яллары

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларның көндезге мәшгульлеген оештыруның төрле формаларын кулланалар. Соңгы вакытта озак вакытлы карау системасы кысаларында аның түбәндәге төрләре актив рәвештә кертелә: валчык белән терапия, музыкотерапия, китапханә һәм бию терапиясе.

Валчык белән терапия – ул арт-терапия төре, ул сенсорикага һәм кеше моторикасына таяна. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен валчык белән терапия үз-үзләрен иҗади яктан күрсәтү, кулларның вак моторикасын үстерү өчен нәтиҗәле чара булып тора. Шушы көннәрдә социаль тернәкләндерү буенча белгеч Регина Афанасьева динамик балчык кулланып чираттагы дәрес үткәрде. Өлкән яшьтәге кешеләргә үз образларын ясарга һәм башка катнашучылар белән фикер алышырга тәкъдим ителде.

Алабуга интернат-йортында музыкотерапиянең актив һәм пассив төрләрен уңышлы кулланалар. Пассив музыка терапиясе «Старость в радость» Хәйрия фондыннан онлайн-концертлар, музыкаль инструментлар кулланып, актив рәвештә уза. Шундый дәресләрнең берсе учреждениедә күптән түгел генә узды. Катнашучылар күңеленә хуш килгән инструментны, танылган музыка көйләрен сайладылар һәм импровизацияләнгән концерт куйдылар.

Китаплар уку яки тыңлау – шулай ук вакытны уздыруның файдалы ысулы. Интернат-йорт хезмәткәрләре яшәүчеләр белән даими рәвештә укыйлар һәм фикер алышалар, тәэсирләре белән уртаклашалар. Уку өчен китаплар бергә сайлана.

«Тере биюләр» проектын хезмәтләр алучылар бик ярата. Очрашулар сулыш алу күнегүләреннән башлана, аннары өлкәннәр музыка астында бию хәрәкәтләрен башкара. Проектта катнашучы яшәүчеләрнең саны арта бара.

Интеллектуаль тренировкалар, баш миенең эшен, хәтерне яхшырту өчен интернат-йортта өстәл уеннары үткәрелә. Өлкәннәр арасында шашка, шахмат һәм нарды иң яратканнары булып тора. Бүген шашка һәм шахматка аерым игътибар бирелә,чөнки социаль хезмәт алучылар республика шахмат-шашка турнирына ныклап әзерләнәләр. Аны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International