3 апрельдә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театрында булдылар.
Спектакль башланыр алдыннан тернәкләнүчеләр белән җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде. Аннан соң социаль хезмәт алучылар спектакльне кызыксынып карадылар. Чара коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә, мәдәният дәрәҗәсен, гомуми эрудицияне һәм гражданнарның образлы фикерләвен арттыруга ярдәм итте.
Чарада 12 кеше катнашты.