«Тәтеш балкышы» үзәгендә янгын куркынычсызлыгы системасының төзеклеген тикшерделәр

2022 елның 1 апреле, җомга

31 март көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә объектта шартлы янгынны сүндерү һәм эвакуацияләү буенча планнан тыш тренировка үткәрелде.

Өч әзерлек этабы вакытында үзәкнең барлык хезмәткәрләре белән теоретик һәм практик дәресләр һәм автоматик янгын саклау системасын тикшерү үткәрелде. Тренировканың дүртенче этабында учреждениедә яну чыганагы барлыкка килү имитацияләнде.

Тренировканың нәтиҗәләре канәгатьләнерлек дип табылды: барлык автоматик янгын саклау системалары эшләде, чараның максатлары һәм бурычлары үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International