Балалар белән рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында 29 нчы март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева «Ышаныч телефоны» акциясе үткәрде. Чараның максаты: балаларга ышаныч телефоны эше турында мәгълүмат бирү, балачак хокукларын яклау системасын үстерү һәм балалар – ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту, балаларны рәхимсез мөгамәләдән яклау.
Акция барышында белгеч балаларга ышаныч телефоны, аның эш принциплары турында сөйләде. Балаларга ярдәм сорап мәҗбүри мөрәҗәгать итүне таләп итә торган тормыш хәлләренең мисаллары китерелде.
Акциядә 14 балигъ булмаган бала катнашты. Белгеч аларга мәгълүмати буклетлар тапшырды.