Азнакай интернат-йортында көн саен өлкәннәр белән дәресләр үткәрәләр

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч көн саен «Дон» күп функцияле комплексын кулланып дәресләр үткәрә. Бу – кулларның вак моторикасын үстерү өчен заманча җайланма.

Мондый дәресләр гап-гади көнкүреш күнекмәләрен яхшыртырга ярдәм итә, шулай ук хәрәкәтләрне координацияләүне үстерә. «Дон» комплексы 11 стендтан тора. Алар белән эшләү логик һәм абстракт фикерләүне камилләштерергә мөмкинлек бирә.

Дәресләрдә интернат-йортта яшәүчеләр үзләренә максат куялар, тырышып эшлиләр һәм барлык көчләр белән теләгән нәтиҗәгә ирешергә тырышалар. Аларның уңышларын күреп, учреждение белгечләре үз карамагындагылар белән бергә шатланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International