«Кояшкай» үзәге тернәкләнүчеләре уен формасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатладылар

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

29 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Ут дусмы әллә дошманмы?» дигән уен-викторинасы узды. Чараны тәрбиячеләр Л.В. Жаворонкова һәм А.В. Борисова үткәрде.

Уен вакытында балалар төрле биремнәр үтәделәр: лабиринтлар белән рәсемнәр кулланып табышмакларга җаваплар бирделәр, янгын машинасына янган йортка тизрәк барып җитәргә булыштылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр. «Кәҗә һәм аның балалары» әкиятен сәхнәләштерү һәркем өчен чын бүләк булды. Балалар теләсә нинди куркыныч булганда паникага бирелергә ярамавын аңладылар.

Үткәрелгән чараның максаты – балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, үз сәламәтлекләренә һәм якын кешеләр тормышына җаваплы караш формалаштыру иде.

Уен-викторинада тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче 37 бала һәм 11 ата-ана катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International