Минзәлә районы балалары өчен һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү буенча эш программасын тормышка ашыру кысаларында «Киләчәк ныклы фундаментта» һөнәри юнәлеш бирү аша Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Бывальцева балигъ булмаганнар өчен экскурсия оештырды. Балалар С. Өметбаев ис. Минзәлә дәүләт татар драма театрында булдылар.

Чараның максаты – балаларны театр һөнәрләре, театр биналарының эчке төзелеше белән таныштыру.

Экскурсия театр фойесында башланды. Балаларны баш режиссер Булат Бәдриев һәм аның ярдәмчесе Фәнзилә Хәбирова каршы алды. Кунакларга театрның барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, шулай ук алар костюмнар, тегү һәм реквизитлар цехларында булдылар, анда спектакльләрдә кулланыла торган әйберләр саклана. Балалар оператор бүлмәсенә дә кереп чыктылар, булачак спектакль репетициясен карадылар.

Яңа һөнәрләр белән танышу балаларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International