«Умырзая» үзәге тернәкләнүчеләре спорт чарасында катнаштылар

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Минзәлә районы «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Спорт төрләре» дигән танып-белү спорт-сәламәтләндерү чарасы узды.

Оештыручылар сүзләренә караганда, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – ул физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү. Дәреснең беренче яртысы залда узды, анда балалар презентация карадылар, табышмакларга җавап бирделәр, биремнәр үтәделәр. Чара саф һавада дәвам итте. Балалар спорт ярышларында катнаштылар, аның барышында үзләрен чын спортчылар итеп тоя алдылар.

Чара кызыклы һәм мавыктыргыч үтте, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International