«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һөнәри юнәлеш бирүче эскурсиядә булдылар

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләрне һөнәрләр белән таныштыруын дәвам итә. Моның өчен район оешмаларына экскурсияләр оештырыла.

Шушы көннәрдә балалар Арча уку үзәгендә булдылар. Белем бирү учреждениесе буенча экскурсия барышында балаларны төрле эшче һөнәрләр белән таныштырдылар. Уку үзәгенең мастер-педагогы чәчтараш һөнәре турында җентекләп сөйләде. Үзәк карамагындагылар останың эш урынын күрделәр, стильле прическа булдыру өчен нинди инструментлар белән файдалануларын карадылар. Әңгәмәдән соң барлык теләүчеләрнең чәчләрен кистеләр.

Экскурсияне оештыручы хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова әйтүенчә, мондый чаралар эшче һөнәрләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт уята, алар турында күзаллауны киңәйтә, өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International