Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Кырымның Россия белән кушылуына багышланган чаралар уздырыла

2022 елның 18 марты, җомга

Бүген Россиядә Кырымның Россия белән кушылуына сигез ел тулуны билгеләп үтәләр. Шушы көн уңаеннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә төрле чаралар уза.

Мәсәлән, «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Эльмира Булатова социаль хезмәт алучылар өчен ярымутрауның истәлекле урыннары буенча виртуаль экскурсия оештырды.

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлектә хезмәт алучылар да дистанцион форматта Кырым буенча сәяхәт кылдылар.

Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бүген «Кырым һәм Россия – уртак язмыш» дигән чара узган. Учреждение белгечләре социаль хезмәт алучыларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, тематик викторина үткәрделәр. Шулай ук «Кырымның Россия белән кушылуы» дигән документаль фильм карадылар һәм фикер алыштылар.

Чистайның «Юлдаш» интернат-йорты белгечләре «Кырым Россия кояшы астында» дип исемләнгән мәгълүмати-танып-белү сәгате оештырганнар. Адаптив физкультура буенча инструктор Ринат Ипаров һәм тәрбияче Ирина Баранова яшь инвалидларга спорт-тарихи квестта катнашырга тәкъдим иттеләр.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча Белгеч тематик әңгәмә үткәрде һәм социаль хезмәт алучыларга презентация күрсәтте. Интернат-йортта яшәүчеләр әңгәмәдә актив катнаштылар, Кырым тарихы турында кызыклы фактлар белделәр. Чара ахырында викторина үткәрелде.

Бүген Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм волонтерлар мәктәп укучылары белән тарихи сәгать үткәрделәр.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Кырым язы» музыкаль программасы узды. Социаль хезмәт алучылар ТР чик сакчылары берлегенең Спас бүлекчәсе рәисе Рәшит Зыятдинов белән очраштылар. Кунак армиядә хезмәт итү еллары, дус-чик сакчылары, үзенең актив эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук ул шигырьләр укыды һәм үзе язган җырларны башкарды.

Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, Яр Чаллы «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дә шундый ук чаралар оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International