Министрлык вакантлы урыннар турында хәбәр итә

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына түбәндәге белгечләр кирәк:

  • Контроль-ревизия эше бүлегенең 1 разрядлы белгече;
  • Тармак программаларын үстерү һәм эшләү бүлегенең 1 разрядлы белгече;
  • Эш башкару бүлегенең 1 разрядлы белгече;
  • Административ-хуҗалык бүлегенең 1 категорияле белгече;
  • Җир, мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм матди-техник тәэмин итү бүлегенең өлкән белгече.

Квалификация таләпләре:

- урта һөнәри белем;

- бүлек эшчәнлеге юнәлешләре буенча белем һәм күнекмәләр.

Дәүләт хезмәте стажына яки белгечлек (әзерлек юнәлеше) буенча эш стажына таләпләр куелмый.

Элемтә өчен телефоннар: 557-20-16, 557-21-98.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International