«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре өчен психологик тренинг оештырдылар

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

9 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Мин үземне кулда тотырга өйрәнәм» дигән мини-тренинг узды.

Чара үз халәтен анализларга һәм адекват бәяләргә, үз-үзеңне агрессив тотуның зыянын аңларга, эмоциональ халәте белән идарә итә белергә күнекмә формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Катнашучыларны әлеге темага кертү максаты белән чара «Киеренке халәтне җиңүнең сәламәт һәм сәламәт булмаган ысуллары» дигән темага баш мие штурмыннан башланды. Төрле күнегүләр үткәрелде. Чара «Үз эмоцияләрең белән ничек идарә итәргә» дигән белешмәлек төзү белән тәмамланды. Һәр тернәкләнүче белешмәлеккә үз тәкъдимнәрен кертте.

Тренингтан соң катнашучылар мондый дәресләрне ешрак үткәрергә кирәклеген билгеләп үттеләр, чөнки алар үз хисләре һәм эмоциональ реакцияләре белән идарә итә белүләрен формалаштырырга ярдәм итәләр.

Тренингта ун кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International