Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештырган «5S Лин-офис – 2021» конкурсында катнашты һәм «Клиентлар белән эшләү принципларын тәэмин итү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру процессы» номинациясендә җиңүче булды.
Үзәк коллективы клиентларның ихтыяҗларын ачыклауга һәм алар белән дөрес эшләүгә юнәлтелгән актив эш алып бара. Учреждениедә даими рәвештә хезмәткәрләрне клиентлар белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү буенча тренинглар үткәрелә. Социаль челтәрләр ярдәмендә клиентлар белән онлайн режимда элемтә җайга салынган, ул онлайн-сораштырулар үткәрергә, хезмәт алучыларның канәгатьлеген ачыкларга, клиентларга учреждениенең эшчәнлеге турында мәгълүмат бирергә мөмкинлек бирә.
Алга таба «Яңарыш» үзәге хезмәткәрләре эш киңлеген оптимальләштерүгә һәм эш процессларын стандартлаштыруга юнәлдерелгән эшне дәвам итәргә ниятли.