Минзәлә яшүсмерләре ветераннарга кулдан килгәнчә ярдәм итәләр

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

26 нчы ноябрь көнне «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Ольга Бывальцева һәм Җиңү волонтерлары «Сезнең өчен, мәхәббәт һәм кайгыртучанлык белән» дигән акция уздырдылар. Чарада шулай ук социаль хезмәтләр алучы яшүсмерләр дә катнашты.

Акция кысаларында ялгыз яшәүче хатын-кызларны Әниләр көне белән котладылар, хатын-кыз ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтелде. Шулай ук балалар өлкәннәргә үз куллары белән ясалган открыткалар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International