25 нче ноябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Федотовка авылында котлау акциясе үткәрделәр. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә торучы тыл хезмәтчәннәрен, сугыш балаларын Әниләр көне белән котладылар.
Чараның максатлары: өлкән яшьтәге гражданнарның активлыгын, хатын-кызларга сакчыл караш традицияләрен саклау, гаилә нигезләрен ныгыту.
Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагылар өчен чын бәйрәм оештырдылар. Бәйрәм концерты, чәй өстәле әзерләнгән иде, мәктәп укучылары – волонтерлар әзерләгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чара барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәп үткәрелде.