Яшел Үзәндә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләделәр

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 24 нче ноябрь көнне үз эшләрен башларга теләүче эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча эксперт советының чираттагы утырышы булып узды.

Түбәндәге эшчәнлек төрләре буенча дүрт бизнес-план каралды: фотога төшерү хезмәте күрсәтү, косметология хезмәтләре күрсәтү. Барлык бизнес-планнар да эксперт советы тарафыннан хупланды, гражданнар салым инспекциясендә теркәлү мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар.

Килешүгә кул куйганнан һәм рәсми теркәлгәннән соң, гражданнарга бизнес-планны гамәлгә ашыруга бер тапкыр бирелә торган 145 100 сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International