Буа районында яшьләр экстремизмын профилактикалау

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы «Нәфрәт һәм ксенофобия безгә юлдаш түгел» дип исемләнгән бөтенроссия оператив-профилактик чара кысаларында төркемле чара уздырды.

Очрашуда Күл Черкене авыл җирлегенең социаль участогы яшүсмерләре катнашты. Чараның максатлары – балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны, экстремистлык эшчәнлеген кисәтү һәм булдырмау, яшьләр арасында радикаль идеяләр таратуны булдырмау.

В ходе встречи психолог объяснила, что сегодня молодежный экстремизм выражается в пренебрежении к действующим в обществе правилам поведения, к закону, появлении неформальных молодежных объединений противоправного характера, распространение которых осуществляется в основном через социальные сети.

Очрашу барышында психолог бүгенге көндә яшьләр экстремизмының җәмгыятьтә булган үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, законга карата тискәре карашта, хокукка каршы формаль булмаган яшьләр берләшмәләре барлыкка килүдә чагылуын аңлатты. Экстремистлык эшчәнлегендә катнашкан һәр гражданның җинаять җаваплылыгына тартылуына аерым игътибар бирде. Профилактик әңгәмәдән соң яшүсмерләргә тематик фильм күрсәттеләр.

Ахырда балаларга экстремизм һәм ксенофобиягә каршы тору буенча белешмәлекләр таратылды.

Чараны оештыручы мондый очрашулар балигъ булмаганнарда экстремистик эшчәнлеккә һәм идеологиягә түземсез караш тудыра, радикаль рухтагы төркемнәргә карата тискәре мөнәсәбәтне пропагандалый, ышанычлы гражданлык позициясен һәм патриотлык рухын үстерә, дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International