Аксубай муниципаль районында эш визиты белән министры Эльмира Зарипова булып кайтты. Ул район территориясендәге Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә булды.
Район Советы бинасында Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итте. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар һәм аңлатмалар бирелде.
Соңыннан министр ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Ул хезмәт коллективларын һәм социаль хезмәт күрсәтүдә булган кешеләрне вакциналаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирде.
