Бөгелмә яшүсмерләрен куркулардан арынырга өйрәтәләр

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль педагог Лилия Антонова балигъ булмаган балалар белән «Минем зур һәм кечкенә куркуларым» дигән чара уздырган. Чараның максаты – хәвеф-хәтәрләрне киметү, куркулардан арыну, үз көчеңә ышаныч уяту.

Мультфильм караганнан һәм үткәрелгән уеннар һәм күнегүләр соң балалар үзләренең куркуларын кәгазьдә ясадылар. Шуннан соң катнашучыларга куркудан арынуның берничә вариантын сайлап алырга тәкъдим ителде. Дәрес ахырында балалар курк – кеше өчен нормаль хис дигән нәтиҗә ясадылар. Аннан оялырга түгел, ә аның белән көрәшергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International