Биектау районында булачак әниләр музыкотерапия күнекмәләрен үзләштерделәр

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» дигән технологияне тормышка ашыру кысаларында Биектау районы«Өмет» комплекслы үзәге психологы «Йөклелек вакытында музыкотерапия» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара булачак әниләрнең психологик халәтен камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Әлеге чарада 10 йөкле хатын-кыз катнашты. Алар Джекобсон буенча релаксациянең психологик нәтиҗәләре турында белделәр, аны практикада кулланырга өйрәнделәр. Чараның төп өлеше ана һәм бала өчен әйләнә-тирә мохитне формалаштыруга юнәлтелгән иде. Йөкле хатын-кызлар шәхеснең портреты белән таныштылар, ана булуга әзерлекләрен билгеләделәр, үз гаиләсен бер елдан соң ничек күрүләрен ясадылар.

Әңгәмә барышында катнашучылар балага классик музыка тыңлатырга һәм тәкъдим итәргә өйрәнделәр. Шулай ук психологик халәтне үз-үзен җайга салу өчен визуализация, релаксация, аутотренинг, самогипноз техникалары кулланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International