Социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерциячел булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантын алган «Тигез мөмкинлекләр дөньясына юл» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 22 ноябрьдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы дәрес үткәрде.
Чарада катнашучы көн режимы белән танышты, аны үтәү, сәламәт йокы, дөрес туклану, физик күнегүләр һәм чыныктыру процедураларын үтәү буенча киңәшләр алды.
Коррекция эшендә тормыш хәлен аңлау өчен Т. Д. Зинкевич-Евстигнееваның «Әкиятләр остасы» методы кулланылды. «Иматон» Практик психология институтының «Встреча с целителем» трансс-медитатив үзрегуляция методикасын, релаксацион модульне куллану үз-үзеңне җайга салу дәрәҗәсен һәм стресска психологик толерантлыкны арттыруга ярдәм итте.