Бүген министр Эльмира Зарипова эш визиты белән Яшел Үзән районында булып кайтты.
Эшлекле сәфәр кысаларында ведомство башлыгы министрлык карамагындагы учреждениеләрдә булды. Шулай итеп, Э. Ә. Зарипова Яшел Үзәннең «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты һәм эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук ведомство башлыгы «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булды. Анда капиталь ремонттан соң психологик-педагогик тернәкләндерүнең яңа блогы ачылды. Э. Ә. Зарипова белгечләр дәресләрендә булды, тернәкләндерү үзәгендә булган ата-аналар һәм балалар белән аралашты.