Балаларны өлкәннәр тормышына яраклаштыру һәм социальләштерү максатыннан 20 ноябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Наилә Дәүләтшина һәм «Россия киләчәге – безнең кулларда» конкурсында катнашучылар Иннополис шәһәрендә булдылар. Бу уку һәм карьера өчен бик яхшы урын.
Балалар шәһәрнең төп объектларында булдылар, шуларның берсе – университет, анда студентлар мәгълүмати технологияләр өлкәсендә берничә юнәлеш буенча югары белем алалар. Балаларга бик кызык булды, алар инновацияләр дөньясы турында күп яңалык белделәр.