Министрлык «Туган тел» шигырь укучылар конкурсы игълан итә

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, туган тел традицияләрен торгызу һәм талантлы балаларны ачыклау максатыннан, республиканың балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» шигырь укучылар конкурсы үткәрә.

Конкурста 5-17 яшьлек социаль приютларда тәрбияләнүчеләр катнаша ала. Гаризалар 2021 елның 29 ноябреннән 10 декабренә кадәр кабул ителә.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- 5-10 яшьлек иң яхшы шигырь укучы;

- 11-17 яшьлек иң яхшы укучы.

Нәфис сүз осталары конкурсында катнашу шартлары һәм кагыйдәләре турында тулырак мәгълүмат монда >>.

Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк. Призлы урыннарны алмаган катнашучылар кызыксындыру бүләкләре алачак.

Конкурсны үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләрне координатордан алырга мөмкин: 420107, Казан шәһәре, Петербург ур., 40.

Тел. / факс: (843) 236-45-56.

E-mail: rrc.org@bk.ru («Шигырь укучылар конкурсы» тамгасы белән).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International