«Россиянең киләчәге безнең кулларда» конкурсына йомгак ясалды

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

20 ноябрьдә Иннополиста Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен оештырылган «Россиянең киләчәге безнең кулларда» конкурсына йомгак ясалды.

Җиңүчеләрне министр урынбасары Юлия Абдреева котлады һәм бүләкләде. Бүләкләү тантанасын ачып, Юлия Ивановна һөнәрләр исемлеге даими рәвештә яңартылып тора һәм үсә, яңа һөнәрләр барлыкка килә, ә искеләре юкка чыга яки модификацияләнә, фән һәм техниканың гомуми үсеше нигезендә яңа сыйфатлар ала, дип билгеләп үтте. Һөнәрне дөрес сайлау – авыр һәм бик җитди эш. Моның өчен үз һөнәри осталыкларын төгәл аңларга, теге яки бу һөнәрнең һәм хезмәт базарының нинди таләпләр куюын белергә кирәк.

Конкурс комиссиясе барлыгы 14 социаль приюттан 19 гариза (видеоролик) карады. Видеороликлар рейтингын формалаштыру нәтиҗәләре буенча түбәндәге җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде:

1 урын – Бөгелмә муниципаль районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты. 30 мең сумлык бүләк сертификаты һәм диплом белән бүләкләнде;

2 урын – Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты. 20 мең сумлык бүләк сертификаты һәм диплом белән бүләкләнде;

3 урын – Саба муниципаль районындагы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты. 15 мең сумлык бүләк сертификаты һәм диплом белән бүләкләнде.

1000 сумлык кызыксындыру призлары һәм катнашучы сертификаты белән бүләкләнделәр:

- Әгерҗе муниципаль районындагы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

- Баулы муниципаль районындагы «Гаилә» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

- Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

- Мамадыш муниципаль районындагы «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

- Минзәлә муниципаль районындагы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International