«Балкыш» VII Республика фестивале Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы оешуга 35 ел тулуга багышланган.
Бу хакта Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның VII Республика «Балкыш» фестиваленең оештыру комитеты утырышында хәбәр иттеләр.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе – фестивальне оештыру комитеты рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Х.Г. Иштирәков, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова, ТР мәдәният министры И.Х. Әюпова һәм республиканың муниципаль органнары вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында фестивальне үткәрү этаплары билгеләнде:
1 этап (сайлап алу) – 2021 елның ноябреннән 2022 елның февраленә кадәр.
2 этап (сайлап алу-лауреатларны билгеләү) – 2022 елның мартыннан апрель аена кадәр.
3 этап (йомгаклау) – 2022 елның апрель, октябрь айлары.
Фестиваль республиканың 7 зональ үзәгендә узачак. Йомгаклау этабында фестивальдә катнашучылар гала-концертларда иң яхшы номерларны, шул исәптән онлайн-трансляция режимында тәкъдим итәчәк.