Биектау районында яшүсмерләр булачак һөнәрен сайлый

2021 елның 19 ноябре, җомга

Биектау районының 1 нче социаль участогында «Өмет» комплекслы үзәге психологы яшүсмерләр өчен «Ничек һөнәр сайларга?» дигән дәрес үткәрде. Чарада 26 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрестә яшүсмерләр гармонияле кеше турында күзаллаулар формалаштырдылар, кеше гармониясенең состав өлешләре турында белделәр. Алар үзләренең нинди һөнәргә тартылуларын ачыкладылар. Тест нәтиҗәләре буенча балаларга ата-аналары белән фикер алышырга тәкъдим иттеләр.

Соңыннан дәрестә катнашучыларга балалар ышаныч телефоны һәм аның эш принциплары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International